Педагогия институты студенты булган Нина Гурьянова үзен фронтка алсыннар өчен Казан хәрби комиссариатының бусагасын таптап бетерә. 1942 елның декабрь аенда аның фронт юлы башлана да инде. Калининский фронт составында сержант-телеграфистка буларак, Нина Александровна Мәскәү өлкәсен, Белоруссия һәм Литваны азат итүдә катнаша. Борис Васильев повесте геройларыннан аермалы буларак, Нина Александровнага исән калырга, өйгә әйләнеп кайтырга, институтны тәмамларга һәм гаилә корырга насыйп була.
Бу кичәдә Нина Александровна һәм башка ветераннар исеменә район башлыгы Камил Гилманов, кичәдә катнашучылар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.