“Ел хәйриячесе – 2014” республика бәйчесендә Гарифуллиннар гаиләсенә юбилей медальләр тапшыру

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 мартында Казанда  “Ел хәйриячесе – 2014” республика бәйчесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Бәйрәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен бүләкләү белән башланды Яр Чаллы шәһәреннә бу бәйрәмдә Гарифуллиннар гаиләсе катнашты.

    Бу гаилә турында сөйләп бетерерлек түгел: Өлфәт абыйның 50 еллык эш стажына Әлмәттәгә Татнефтегазстрой яшмасында, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты идарәсендә баш хисапчы, Чаллы телерадио редакциясендә баш мөхәррир урынбасары, Ирак илендә стажировка үтү – барысы да Өлфәт абыйның башыннан узган. Савия апа да иреннән калышлый: башта укытучы һөнәрендә, соңыннан нефть-газпромышленность cистемасында хезмәт куя.

    Юбилярларның икесе дә тыл һәм Хезмәт ветераннары, икесенә 12 медаль, Өлфәт абый СССРның газ промышленносте отличнигы, хезмәт кенәгәсендә 58 мактау язуы бар.

     Бу гаиләгә Р.Н.Миннеханов  “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International