Түбән кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина сугыш ветераннарына Бөек җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан юбилей медальләр тапшырды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Сугыш ветараны Евладий Заборников белән аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна белән ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотинаның очрашуы агымдагы елның 30 мартында булып узды. Әле 18 яше дә тулмаган Евладийны сугыш зилзиләләре 1942 елның салкын гыйнварында бөтереп ала да, ямьле Җиңү көненә кадәр аның тормышына, язмышына хуҗа булып куя. Евладий бабайның фашист илбасарлары белән булган иң беренче бәрелеше әле бүген дә бөтен нечкәлекләре белән хәтер төпкеленнән калкып чыга да, күзләрен яшьләндерә. Бу аның Икенче Украина фронты составында Харьков шәһәре өчен барган каты бәрелешләрдә катнашуы була. Бер-бер артлы алынган контузияләр, яраланулар, аннары тагын сугыш кыры, һәм менә, ниһаять, Җиңү язы. Евладий Кирилловичны сугышка озатып калган сөйгәне Нина Тимофеевна аны зарыгып көтеп, каршы ала. Һәм менә алтмыш елдан артын алар кулга кул тотынышып тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Кызганыч, әмма Заборниковлар гаиләсе Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Минниханов белән очрашуга барырга теләк белдереп тә, Казанга сәламәтлекләре какшау сәбәпле бара алмый калдылар. Ләкин алар ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотинаның Җиңүнең 70-еллыгына багышланган тантаналарда катнашу тәкъдимен бик риза булып кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International