Зәй үзәк хастаханәсендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Ветераннар алдан килеп бер-берсе белән сөйләшеп туймадылар. Алар күптән күрешкәннәре булмаган.
Тантана башлану белән шәһәр хәрби комисары Айрат Әгләмҗанов, Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, Хастаханәнең баш табибы Рем Әмиров ветераннарга чын күңелдән исәнлек – саулык теләп юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырдылар.
Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Кичә концерт номерлары белән бәйләнеп барды.Кичәгә килә алмаган ветераннарга бүләкләрне өйләренә барып тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International