Әлеге очрашу “Ел иганәчесе” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү тантанасы барышында 25 март көнне булып узды. “Корстон”га Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары до чакырулы иде. Түбән Кама шәһәреннән әлеге очрашуга Мөхәмәт абый белән Мәсһүдә апа Закировлар барды. Мөхәмәт абый - Бөек Ватан сугышы, Япон сугышы ветераны, үзенең тормыш иптәше Мәсһүдә апа белән менә инде 67 ел бергә гомер кичерәләр. Алар 5 бала тәрбияләп үстерә, бүген аларның 20 оныклары, 20 оныкчыклары бар. 2015 нче елның 12 маенда Мөхәмәт бабай үзенең 99 нчы туган көнен билгеләп үтәчәк.
Рөстәм Минниханов кулыннан кабул итеп алынган “Бөек Җиңүнең 70 еллыгының” юбилей медале Мөхәмәт Закир улы Закиров өчен бик зур һәм истәлекле бүләк булды.