Югары Ослан муниципаль районында юбилялар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

27 март  көне  Югары Ослан муниципаль  районы Канаш авыл җирлегендә  Беловлар  гаиләсе  Василий улы  Николай  һәм  Костантин  кызы Галинаның  55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бу парлар  бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Алар балаларына,  оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə  яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

55 ел  бергә гомер иткән  Беловлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. И.О. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Татьяна Киселева    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International