2015 елның 28 мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Хәбибулла улы Рәхимулла һәм Талип кызы Фәния Гыйбадуллинар гаиләсен 2015 елның 10 мартында билгеләп үткән “алтын” юбилейлары белән тәбрикләделәр. Рәхимулла абыйның хезмәт юлы Горький исемендәге завод белән бәйле. Ул заводның12 цехында расточник булып эшли. Фәния апа Серго заводының 15 цехында хезмәт итә. Гомуми алганда аларның хезмәт еллары 70 елга тула. Күпьеллык намуслы хезмәт иткән өчен алар икесе дә хезмәт Ветераны исеменә лаек булалар. Хәбибулла улы Рәхимулла социаль ярышларның җиңүчесе, “Рәсәй флотына 300 ел” дигән медаль белән бүләкләнә.Гыйбадуллиннар ике бала үстергәннәр, ике мөлаем оныклары усеп килә, бергә 50 ел тату тормыш юлы узган гаилә. Үткән еллар дәверендә күпме яхшы эшләр эшләнгән. Мондый гаиләләр – чын горурлык. Шушы парга карап чыннан да “алтын кешеләр” дип әйтесе килә. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны гаилә бәйрәме белән җылы тәбрикләп, аларга шәһәре башлыгы исеменнән котлау хаты тапшырдылар.