Баулы шәһәрендә “Яз гүзәле -2015” бәйгесе үтте. 5 этаптан торган бәйгенең җиңүен Дарина Ганеева яулады һәм аңа “Яз гүзәле - 2015” исеме бирелде. Иң оста хуҗабикә дип Анастасия Яковлева табылды, Аэлита Фаразова “иң сөйкемле гүзәл” исеменә лаек булды, Ирина Золотарева иң иҗади гүзәл, Анастасия Ягушева иң сылу гүзәл дип табылдылар.
Бәйгенең һәр катнашучысына дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Бәйге азагында көтелмәгән күңелле хәл булды - сәхнәгә яшь егет йөгереп чыкты һәм иң сылу гүзәл Анастасия Ягушевага йөзек бүләк итеп кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.