Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгы якынлашып кына килсә дә, сугыш, тыл ветераннары инде котлауларны кабул итә башладылар. Мамадыш районында бу медальгә барлыгы 1520 лаек дип табылган. Әйтергә кирәк, медальнең меңнән артыгы тантаналы төстә инде үз хуҗаларын табырга да өлгергән. Бәйрәм чараларына сәламәтлеге какшау сәбәпле килә алмаган ветераннарга бүләкләрне өйдә тапшыралар.
Мамадыш районы Көмеш Күл җирлегендә юбилей медален тапшыру барлыгы 33 ветеранга каралган. Шушы көннәрдә җирлектә гомер итүче Зөләйха Әхмәтшина юбилей медален, бәйрәм күчтәнәчләрен җирлек башлыгы Илгизәр Сәләхетдинов кулыннан кабул итте.
Зөләйха ханым җирлектә иң хөрмәтле һәм абруйлы ханым. Ире сугыш ветераны Мәхмүт Әхмәтшин белән бергә 60 ел гомер иткәннәр. Лаеклы тәрбия биреп биш бала үстергәннәр. Бүгенге көндә алар барысы да үз урыннарын тапканнар, райондашлары өчен үрнәк булган матур гаилә корганнар. Ветераныбыз ике ел элек тол калса да, яраткан балалары, 10 оныгы, 1 оныкчыгы ялгызлыкны тоярга ирек бирми. Алар Зөләйха әбинең тормышын мәхәббәтләре, игътибарлары белән һәр көнен ямьләндереп, нур өстәп тора.