«Ел хәйриячесе»

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстанда 2006нчы елдан бирле хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет эшли. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бу совет инициативасы белән 2007нче елдан “Ел хәйриячесе” дигән республика конкурсы үткәрелә. Быел бу конкурска безнең районнан “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдинов гаиләсе белән барды.Башкаланың “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелгән “Мәрхәмәтле Татарстан” тантанасында катнашып, бүләкләнеп кайттылар. Карадуганнан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе (рәсемдә) үз авыл җирлекләрендә узучы барлык төр чараларда актив катнашучы һәм төп иганәче булып тора. 5 бала атасы Булат Бакиевич район әтиләр советын җитәкләүче буларак та таныш. “Кече бизнес оешмасы” номинациясендә ул Республика лидерының Рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International