Юбилярларны гаилә бәйрәме белән котлау ТР Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге өчен иң күркәм йолаларның берсенә әверелеп бара.

2015 елның 27 марты, җомга

Шулай итеп 2015 елның 26 мартында ГХАТ бүлеге белгечләре Лениногорск шәһәренең инвалидлар җәмгыяте вәкиле белән берлектә Насыров Минвәли Шәйхатдар улы белән Ландыш Рәшит кызының гаилә коруларына 60 ел тулу уңае – Бриллиант туйлары белән котладылар. Бу олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар, шулай ук ГХАТ бүлеге мөдире Е.Я. Миннигалямова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды. Һәм Лениногорск шәһәренең инвалидлар җәмгыяте председателе О.Л. Кабацкий исеменнән диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Килгән кунаклар белән юбилярлар гаилә тормышының ныклыгы, бер-береңне аңлау һәм яшәү көче серләре белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International