Бәхет ул - гаиләдә мәхәббәт һәм игътибар булу, йортта шат бала көлүе яңгырау. 2015 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 300-нче баланың тууы теркәлде. Бу теркәүне тантаналы шартларда баш белгеч Манасыпова Эльмира Рәшид кызы башкарды һәм сабыйның әти-әнисенә Нуриев Рөстәм Руслан улы исеменә туу турында таныклык һәм истәлек бүләге тапшырды.