Бүгенге көндә энергетика тармагында хезмәт куйган 6 сугыш һәм 20 тыл ветераны исәпләнә, аларның да берничәсе бәйрәм чарасына килә алмаган иде. Ә кайчандыр станциядә 286 сугыш, 288 тыл ветераны хезмәт куйган булган. Очрашуга килгән ветераннарга өстәл артында хөрмәт күрсәтелде. Аларга ГРЭС һәм шәһәр үзешчәннәре концерт күрсәтте. Ветераннарны район җитәкчесе Разиф Кәримов, ГРЭС директоры Сергей Токмачев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов котлап, медальләр, азык-төлек төргәкләре тапшырды.