Районның балык алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны 15 нче майда - Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Чарага нигез салучы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина оештыру эшләрен инде башлап җибәрде. Быел алтын юбилярларның саны биш дистәгә якын.
Әлеге бәйрәм кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә чарага килгән барлык кунакларны һәм юбилярларны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгына багышланган концерт программасы каршы алачак. Фойеда барлык алтын юбилярларның фотолары һәм гаилә тарихы белән стенд урнаштырылачак. Шулай ук яңалык булган “Бирнә сандыгы” исемле күргәзмә оештырыла: 5 милләтнең (татар, рус, керәшен, мари, удмурт) мәдәниятен чагылдырган сандыкта киленнең кияүгә әзерләгән барлык кирәк-яраклары урын алачак. Бу күргәзмә олкәннәргә яшь чакларын искә төшерсә, яшь буынны әби-бабаларның милли традицияләре белән таныштырачак. Былтыр яратып кабул ителгән “Киленнәр бәйгесен” быел да үткәрү планлаштырыла. Юбилярларның киленнәре тарафыннан әзерләнгән аш-суларга бәя бирү барлык кунакларның күңеленә хуш киләчәк дип ышанасы килә.
Сәхнәдә исә, “яшь парлар” язылышкан аралыкта алтын гаиләләр турында фильмнар күрсәтү, еракта яшәүче туганнарның видео-котлау хатларын тапшыру күздә тотыла.
Барлык диярлек юбилярларның балалары бү көндә ял алып, туган якларына кайтып әти-әниләрен тәбрикләргә ашыга – бу исә әйтеп бетергесез сөенеч хисе уятучы күренеш!