Профессор, акушер-гинеколог, Казан дәүләт медицина университетының 1 номерлы акушерлык һәм гинекология кафедра мөдире А.А. Хәсәнов 18 мартта Әлмәт шәһәренең бала табу йортында кесарев кисү буенча операция үткәрде. Операцияне республиканың көньяк-көнчыгыш районнары табиблары һәм шәһәрнең массакүләм чаралары журналистлары күзәтә алды. Операция барышында дөньяга 4 кг артык бала килде, аның тууын шулай ук әтисе дә карап торды. Прохоровлар гаиләсендә туган бу инде икенче бала, малайны Демид дип куштылар, бу исем грек теленнән “Зевс фикере” дип тәрҗемә ителә. ГХАТ идарәсе белгече О.В. Артемьева бәхетле әтигә баланың беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.