Тәтеш муниципаль районында “Монда ветеран яши” акциясе

2015 елның 27 марты, җомга

   Тәтеш шәһәрендә беренче “Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши” дигән истәлекле такталар  урнаштырылды. Акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә бүләкнең инициаторы булып Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге чыкты. Беренче  истәлекле такталар Южный урамының 9 нчы йортынаурнаштырылды, монда Бөек Ватан сугышында катнашкан  ике  ветеран Алексей Николаевич Романов һәм Иван Николаевич Авдонин яшиләр.

     Истәлекле такталарны урнаштыру тантанасында ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова, ветераннар Советы председателе Г.П.Королев һәм “Авангард”газетасының редакторы Л.М.Путятинская катнаштылар. Истәлекле такталарны эшләп чыгаруның спонсоры ООО “Сетевая компания” Буа филиалы РЭС начальнигы В.А.Демагин.

   Беренче истәлекле тактаны беркетү хокукы, пар канатлы  булып яшәүләренең 10 еллыгын бәйрәм итүче, Светлана һәм Дмитрий Коноваловларга бирелде.

    ЗАГС бүлеге һәм ООО “Сетевая компания” идарәләренең мактаулы башлангычлары алга таба да дәвам ителер һәм Тәтеш районының  ветеран яшәгән һәр йортында шундый истәлекле такталар барлыкка килер дип ышанып калабыз. Әлеге истәлекле такталар барлыгы 49 булырга тиеш, чөнки районыбызда   Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар саны шулкадәр. Әлеге эш ахырына кадәр башкарылса,  һәр ветеран яшәгән йортны белеп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International