Биектау районы Кокрачык авылында бриллиант туй

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бу яз Биектау районы Коркачык авылында яшәүче Әхмәтхарис Борһанов белән Флүрә  өчен бик истәлекле вакыт. Нәкъ 60 ел элек алар гаилә корып яши башладылар. Иңне-иңгә куеп, бер-берсенә авыр тормышта терәк булып, сикәлтәле тормыш юллары үтеп, 5 бала үстерәләр, бүгенге көндә 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Ул дәвердән бирле күпме сулар аккан да, күпме гомер йомгагы сүтелгән. Катлаулы тормыш юлларын кичкәндә  аларга сүрелмәслек хис юлдаш булган, ул хисне  саклап калырга  күп  көч тә  таләп  ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International