2015 елның 18 март көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә “Гаилә-бәхет таҗы” дип исемләнгән кичә узды. Бу бәйрәмгә Борнак авылында гомер итеп, алтын туйларын билгеләп үтүче Гадения һәм Мөбәракҗан Гарифҗановлар чакырылган иде. Юбилярларны матур теләкләре белән район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Гайнетдинов И.Ф. котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук бу чарада гаилә кормаган 30 яшьтән 40 яшькә кадәр егетләр, кызлар чакырулы иде. 50 ел бергә яшәүче әлеге гаилә биредә утыручы яшьләргә өлге иде. Бәйрәмнең икенче өлеше яшьләр өчен чәй өстәле янында, фикер алышып узды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы танышу уеннары үткәрелде. Уеннар уйнап, чәй табыны артында гапләшеп тә алгач, күңелләре тагын да ачылып китте. Инде күптәнге танышлар кебек аралаша, кайберләре телефон номерлары белән алмаша ук башлады. Әйе, нәкъ менә шул максатны тормышка ашырырга, бертөсле генә агучы тормышларына ачык төсләр, яңа танышлар өстәүдә бит инде бу чараны оештыру да.