Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар. Миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. үсмерләргә матур теләкләрен юллады. Укучыларга Россия Федерациясе граҗданының иң төп документын тантаналы рәвештә район ветереннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Абдулла улы тапшырды, ул һәр укучыга матур теләкләрен җиткерде. Паспорт алган яшь балтачлылар өчен Рәсәй Федерациясенең гимны башкарылды. Киләчәктә укучыларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз.