Ветераннарны бүләкләү

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә шәһәре мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, һәлак һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды.Тантанада район башлыгы Айдар Салахов катнашты.Көчле алкышлар астында шәһәрдә гомер итүче 70 ветеранга юбилей медальләре тагылды. Шушы ветераннар арасында, 1961 елдан 1987 елга кадәр Минзәлә районы ГХАТ бүлеге мөдире булып эшләгән, безнең хөрмәтле коллегабыз Евдокия Иван кызы Гарнышева да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International