Баулы районы ГХАТ бүлегендә Хансевәр авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары Сираевлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте.
Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Миннезәки абый һәм Зәйтүнә апа күп еллар авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга киткәннәр. Әлеге көндә тәрбияләп үстергән 4 балалары, горурлыклары булган 9 оныклары һәм 8 оныкчыклары кадер-хөрмәтендә яшиләр.
Миләүшә Миннушина башкаруындагы җырлар ветераннарга музыкаль бүләк булып яңграды.