“Хәйрия елы – 2014”

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 25.03.2015 елда, Казанда “Хәйрия елы – 2014” конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Бәйрәм чарасы  “70 ел Бөек Җиңү көне 1941-1945” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы белән башланды. Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә юбилей медальләрен тапшырды. “ Без һәрвакыт тарихыбызны, безнең киләчәгебез өчен җан аткан каһарманнарыбызны белеп яшәргә тиеш” диде Р.Миңнеханов. Бүләкләгәннәр арасында Ахат Тахият улы һәм Анваря Сафиула кызы Латыповлар гаиләсе дә бар иде. Алар Яшел Үзән муниципал районы Айша авылыннвн. 68 ел бергә гомер иткән, 5 бала – ике малай һәм 3 кыз- тәрбияләп устергән гаилә. Ахат Тахият улы – Бөек Җиңү сугышында катнашкан. 1942 елның 19 сентяберендә Совет армиясенә чакырыла. 1943 елның мартында “Курская дуга”га эләгеп, каты яралана. Госпитальдан өйгә - Алпарово авылына җибәрәләр. Кладовщик булып эшли, аннан МТСта механик булып. Яхшы эше өчен грамоталар белән бүләкләнгән. Хатыны һәрвакыт янында терәк, таяныч булып йөргән. Тыл ветераны, “Ветеран хезмәте” бар. Айша авылында 40 елдан артык гомер итәләр. Хәзерге вакытта 6 оныгы һәм 9 оныкчалары бар. Озын, сәламәт гомер сезгә, ветераннарыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International