Азнакай районы башлыгы М.Шәйдуллин тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйхова Гөлжиһан Камиловнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Шулай ук Бөек Җиңүнең юбилей медален да тапшырды. Гөлжиһан апа - алты бала анасы, 16 оныкнын әбисе. Үзенең 95 яшендә ул һаман да яшь күңелле, тормышны сөюче, мәзәк сүзле һәм ягымлы әби булып яши!