Баулы районы Алексеева авылында яшәүче Флигентовлар гаиләсендә ике бәйрәм

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

 25 мартта Баулы районы Алексеевка авылында яшәүче Флигентовлар  йортында балалары, оныклары, район һәм авыл җитәкчеләре  җыелды. Чөнки бу көнне Александр  Виктор улы һәм  Матрена Андрей кызы  60 еллык гаилә туйларын билгеләп үттеләр һәм шул ук көнне аларга  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды.  Район башкарма комитеты житәкчесе Светлана Самонина  ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләп район Башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярлар шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова,  авыл җирлеге Башлыгы Т.Чернова,  балалары, оныклары котлауларын кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International