“1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале һәм Россия Президентының Рәхмәт хаты – лаеклы бүләк

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Күкчә Бирәзәдә гади авыл кешеләре гаиләсендә 1925 елда дөньяга килгән Вәсфикамал Минһаҗевага бер сыйныф та тәмамлау насыйп булмый.

Авыр сугыш елларында башкалар белән янәшә басып хезмәт итә Вәсфикамал. 90 яшен тутырган көндә иң бай кеше Вәсфикамал апа — 12 оныгы, 7 оныкчыгы бар.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Халидә апа Әхмәтханова Вәсфикамал апа белән яшьтәш, алар бер үк көнне туган. Сугышка кадәр тәмамланмаган югары белем алырга өлгерә. 1942 елдан 1946 елга кадәр Казанда Ленинград шәһәреннән күчерелгән хәрби заводта эшли.Сугышта катнашкан Зөфәр Әхмәтханов белән гаилә корып, өч кыз үстерәләр, оныклары, оныкчыклары бар.

Сара апа яныннан болай да кеше өзелеп тормый, әмма бүген кунакларның аеруча күп килә торган көне — аңа 90 яшь тулды. Бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый Сара Әхмәтова.Сара апа ире Готыф ага Әхмәтовны олы хөрмәт белән искә ала. Готыф ага Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз  ордены белән бүләкләнә. Аның тыныч тормыштагы хезмәте дә үрнәк булырлык. Укытучы, мөдир, директор, КПСС райкомында җаваплы эштә, колхоз рәисе, кабат мәктәп директоры, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы партия оешмасы секретаре. Тырыш хезмәте өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

— Ил алдындагы бурычыгызны намус белән үтәгән кешеләр сез, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев,  юбилярларны котлап. “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале —хезмәтегезгә лаеклы бәя. Сезнең белән горурланабыз, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп шулай озак яшәргә язсын!

Ул аларга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International