Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.
Утырышта көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. 2015 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Идарә тарафыннан коррупциягә каршы үткәрелүче чаралар турында.
2. 2014 елның икенче ярты еллыгында үткәрелгән гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарның эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре турында.
3. Коррупциягә каршы комиссиянең 2015 елга эш планын раслау турында.