Юбилярлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр,алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр, бер-берсен аңлап,кадерлəп яши бирəлəр.
Юбилярлар бу көнне артта калган бəхетле,авыр көннəрен искə алдылар.Александр белəн Таисия икеседə тыл ветераннары,гомер буе “Карахуҗа” совхозында эшлəгəннəр,Таисия бозау караучы,Александр тракторист. Күп мəртəбəлəр күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен мактау һəм рəхмəт хатлары,медальлəр белəн бүлəклəнгəннəр. Бу парлар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп дүрт балаларын,җиде оныкларын,сигез оныкчыкларын саныйлар. Бу авыл җирлегендә хөрмәткә лаек гаилә, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.
Балалары,оныклары хәзерге көндә әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп яшиләр.
Юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Карасев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.