Бу искиткич вакыйга яшь Руслан һәм Ләйсән Юлдашевлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти- әни кызларына Илмира һәм Илвира дигән исемнәр бирделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды. ГХАТ бүлегенең Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе кысасында яшь әтигә Бөек Җиңү символы Георгий тасмасы тапшырылды.