Игезәкләр туу белән әти-зниләргә икеләтә шатлык һәм бәхет килә, шулай ук җаваплылык та икеләтә була. Ә шулай да күп кенә парлар игезәк балалар турында хыялланалар. 18 марта Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Рамиль һәм Гөлгенә Хабибуллиннар гаиләсендә туган игезәк малайларның тууын теркәделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.С.Җәмалетдинова балаларның әтиләренә туу таныклыгын тапшырды һәм иң изге теләкләрен җиткерде.