Казан шәһәренең граңданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Киров районы бүлегендә алтын юбилярларны тантаналау үтте.

2015 елның 20 марты, җомга

Алар ерак 1962 нче елда Казан инженер-төзелеш институты студентлар тулай торагында бию кичәсендә танышалар. Ул вакытта Шигапова Әнисә медицина, ә Аюпов Изат инженер-төзелеш институнда укыйлар. 1965 елның 20 нче мартында, язның матур көнендә, яшьләр үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Туйлары тулай торакта үтә.

Аминов Изат Хәсән улы “Чирәмне үзләштерү” медале белән бүләкләнгән.  Ул чаңгы узышы спорты остасы, танк гаскәрендә хезмәт иткән, МУП идарәсендә җитәкче булып эшләгән.

Аюпова Әнисә Зыятдин кызы балалар хастәханәсендә баш табибы булып эшләгән. Ул  Татарстан Республикасының атказанган табибы, СССР сәламәтлекне саклау отличнигы, 1990-1994 елларда шәһәр киңәшмәсендә депутаты, хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International