20 мартта Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе старт алды. Совет халкының җиңүен символлаштырган, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә һәр яшь парга һәм туй юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләргә тапшырылачак.
Иң беренче булып Бөек Җиңү символына 20 мартта язылышкан Илдар һәм Алия Мөхәмәтҗановлар, Валерий һәм Юлия Петровлар гаиләләре ия булды.