Куп балалы Верниковскийлар гаиләсендә кабат шатлыклы вакыйга - аларнын унынчы балалары туды. Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Верниковскийлар гаиләсенең 10 нчы баласын хөкумәт теркәве булып узды. Леонид Эдуард улы һәм Раиса Виктор кызының 9 баласы - 6 малай һәм 3 кыз янына тагын бер кыз - Надежда туды. Бу зур һәм тату гаилә белән якыннанрак танышып китик. Леонид Казанда туып үскән. Дуслары янына Саранск шәһәренә кунакка баргач, үзенең булачак хатыны Раиса белән таныша. Яшьләр 1997 елның 22 июнендә гаилә корып Казанда яши башлыйлар. Раиса - математика һәм информатика укытучысы, Леонид һөнәре буенчы слесарь.
Бу тату гаиләнен башлыгы — 20 елга якын Казан компрессор заводында, трамвай депосында слесарь булы эшли. Олы уллары Сережага — 15 яшь, мәктәптә укый, буш вакытларында волейбол белән шөгыльләнә, чангыда йөрергә ярата.14 ящьлек Андрей теннис, волейбол уйный, тимераякта шуа, 12 яшьлек Татьяна һәм 10 яшьлек Суламита музыка мәктәбендә шөгыльләнәләр. Суламита — уку отличнигы, республика һәм шәһәр музыка конкурсларында катнаша, халыкара конкурста 3 урын алган. 9 яшьлек Эдуард шахмат уйнарга ярата, 7 яшьлек Максим әнисе ярдәме белән мәктәпкә керерегә әзерләнә. 5 яшьлек Алексей һәм 2,5 яшьлек Ангелина әниләре белән өйдә, 4 ящьлек Кирилл балалар бакчасына йөри.
Семьяда бәләкәч тугач, өлкән балалар әти -әнисенә күбрәк ярдәм итә башладылар. Леонид Эдуард улы һәм Раиса Виктор кызы балаларын гаиләдә мәхәббәт, өлкәннәрне ихтирам итү, якынннарны кайгырту хисләрен тәрбияләп үстерәләр.