Алена һәм Александр Тарановлар гаиләсендә дүртенче бала булып Ульяна исемле кызлары туды. Олылары Кирилл, Леонид һәм Майя кечкенә сеңелләрен каршыларга бик тырышып әзерләнәләр.
XIX һәм XX гасырларда Россиядә, кагыйдә буларак, гаиләләр күпбалалы булганнар. Бу дини һәм гореф-гадәт буенча тормыш рәвешенә әверелгән, бүгенгесе көндә исә күпбалалы гаиләләр сирәк күренеш. Ләкин күп бала булуы кечкенә Ульянаның әти-әнисен куркытмый. Алар балаларында эш сөючәнчәнлек һәм тормышта кирәк булган башка сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар, ә иң мөһиме кайгыртучанлык һәм бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтәләр,ә бу сыйфат күпбалалы гаиләдә иң кирәклесе.
Әлеге гаиләне сабыйлары тууы белән котлыйбыз, балалары сау-сәламәт һәм бәхетле булсыннар!
Районда ел башыннан бирле 46 сабый дөньяга аваз салган, шуларның 10сы күпбалалы гаиләдә туды, 5се өченче бала, 3се дүртенче бала, ә икесе, Федоровка авыл җирлегендә, алтынчы балалар булып тудылар.