Гаилә – ул кеше өчен иң мөһим һәм кадерле. Аның нигезе - мәхәббәт. Лаеш муниципаль районы Комлы Кавал авылынды яшәүче Алексей Петрович һәм Валентина Николаевна Милиннар шушы хисне 55 ел буена саклаганнар. Алар ике кайгыртучан, ярдәмчел балалар үстергәннәр. Ул балалар аларга 4 онык 3 оныкчык бүләк иттеләр. Гаилә яшелек хатирәләре белән уртаклашты. Юбилярлар тормыш юлында шатлыклар гына түгел сикелтәләр дә очрактан. Тормыш кыенлыкларын җиңәргә аларга бер-берсен аңлап, ишетеп, бер береңә терәк булып яшәүләре ярдәм иткән. Район башлыгының җылы сүзләре һәм акчалата ярдәме гаилә өчен иң зур бүләк булды.