Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан дөнья күрәчәк “Хәтер китабы”на кертеләчәк ветераннарның исем-фамилияләрен барлау эше дәвам итә. Бүгенге көндә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә әлеге эш белән Мәскәү гуманитар икътисад институтының Түбән Кама филиалы студентлары шөгыльләнә. Әлеге студент кызларның эшкә карата булган җаваплы карашлары, тырышлыклары сокландыра. Бөек Ватан сугышы кырларында илебезнең тынычлыгы өчен башларын салган солдатларның, армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү - бик мөһим эш. Аның тәрбияви функциясе дә бәяләп бетергесез зур. Әлеге эшне вакытында һәм тиешле осталык белән башкарып чыгару бик мөһим.