Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда 2015 елның 18 мартында “Яр Чаллы шәһәре Бөек Ватан сугышы елларында” темасына ачык дәрес узды. ГХАТ идарәсенә кунакка 57 нче гимназиянең 5 сыйныф укучылары килде. Дәрес алдыннан укучылар Тантана сарае буенча экскурсия ясадылар, аларга белгечләр метрик китаплар күрсәттеләр, архив белән таныштырдылар, үткәрелә торган бәйрәм – мероприятияләр турында сөйләделәр.Бөек Ватан сугышы темасына булган ачык дәрестәк соң укучылар ветераннарга карата рәхмәт хисе белән таралыштылар. Чал чәчләрен сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килде аларга! Ветераннарга мәңгелек дан һәм мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!