Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә архивариус – архив белгече вазыйфаларын башкаручы Алсу Ермолаеваны архивлар көне белән котладылар. Әлеге һөнәри бәйрәмнең тамырлары 1720 нче елның 10 нчы мартында Петр 1 тарафыннан игълан ителгән “Генеральный регламентка” барып тоташа. Советлар союзы чорында әлеге бәйрәм билгеләнеп үтми башлаган иде, ә инде 2002 нче елдан ул яңартылды. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә бүгенге көндә 1960 архив китабы исәпләнелә. Аларда барлыгы ярты миллионнан артык актлар язуы теркәлгән. Аларның барсы белән ГХАТ идарәсе архивариусы Алсу Ермолаева эш итә. Сүз уңаеннан, Алсу Ермолаева Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесендә икенче урынны яулаган белгеч. Аның өстендә кешеләрнең сөенеч-көенечләре теркәлгән әлеге китапларны саклап тоту, тулыландыру бурычы ята.