Түбән Кама районы Кама Аланы поселогында “Мин – Россия гражданины!” дип исемләнгән тантана булып узды.

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

 Язның өченче атнасында Түбән Кама районы Кама Аланы поселогының  «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә Россия Федерациясе  гражданнарына паспорт  тапшыру тантанасы булып узды. 

Кешенең үз тормышындагы төп документны –  Россия Федерациясе гражданины паспортын алуы  аеруча  әһәмиятле вакыйга.     ЗАГС бүлегенә – әлеге вакыйгага багышланган чарага,  Кама Аланыннан,  Елантау һәм Благодатное авылларыннан, ундүрт яшькә җиткән егетләр һәм кызлар чакырылды. Бу яшьләр янәшәсендә аларның шатлыгын һәм дулкынлануларын  уртаклашучы якыннары да бар иде.

Россия Федерациясенең Дәүләт гимны яңгырау тантанага патриотик төсмер өстәде.   

Яшьләргә паспорт тапшырыр алдыннан,  ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Җәүдәт кызы Хаппанова тантанада катнашучы дәрәҗәле кунаклар Башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Самат  Әлтапов һәм Федераль миграция хезмәте идарәсенең Түбән Кама шәһәрендәге 3нче бүлек инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән  лейтенанты  Людмила  Соловьева белән таныштырып үтте.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләре, РФ гражданы паспортларын һәм илебез Конституциясе язылган китапларны тапшыру булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International