Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә өйләнешүчеләрнең 100-нче пары

2015 елның 13 марты, җомга

  13 мартта Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  тантаналы төстә 2015 елның 100-нче  никахы теркәлде.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең тантаналар залында, бер-берсен сөюче йөрәкләрне ялгап, йөзенче тапкыр Мендельсон маршы яңгырады. Яшьләр, Николай белән Екатерина, әти-әниләре, туганнары һәм дусларыннан теләкләр һәм кайнар котлаулар алдылар.

Бүлек хезмәткәрләре бәхетле яңа өйләнешкәннәрне никахлашу көннәре белән котладылар, бәхет, озын гомер юлын шатлыклар һәм зур уңышлар белән үтүләрен теләделәр.

Бу көнне 2 пар никахы теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу парларның озакка сузмыйча беренче балаларына туу турында таныклык алырга  килүләренә өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International