МаҺиҗановлар гаиләсендә бриллиант туй уткәрелде

2015 елның 13 марты, җомга

     Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Кирлегәч авылында яшәүче МаҺиҗановлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алтмыш ел гомер шатлык – сагышлары белән үтеп тә киткән. Бәхетле, тигез тормышның низезе нәрсәдә? Бер – береңне  хөрмәт итеп, яратып торуда. Аларның бүген дә эчтән дә, тыштан да нур бөркеп торуның сере шушыдыр. Ике кыз, өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Һәрбер баласы үз ояларын корып, әти – әниләреннән үрнәк алып яшиләр.Бүген аларны бриллиант туйлары белән  балалары, оныклары, оныкчыклары тәбрик итә. Сезне гомер туегыз белән котлап, ныклы сләмәтлек, шатлык – куаныч, тулы озын гомер телибез.Олы йөрәкле, сабыр, игелекле булганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт эйтэбез, тигез гомер итүегезне теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International