Любовь Степановна Зотова – дистә еллар дәвамында Биектау районның ышанычы булган, аның икътисадына нигез салган һәм алга таба үстергән кешеләрнең иң лаеклыларыннан берсе

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә  ветераннарның район советында Любовь  Степановна Зотованы  80 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның район үсешендәге казанышларын билгеләп үткәндә, юбилярны көчле һәм батыр йөрәкле буын кешесе дип атады. Дуслары фикердәшләренең, аңа багышлап, Некрасовның: “Чабып барган  атны да  туктатыр, ялкын чолгап алган йортка да керер...” дигән шигырь юлларын  сөйләп китүе дә бер дә очраклы түгел.

Гадәттәгечә, аңа нык сәламәтлек һәм күп еллар шулай актив булып яшәвен теләделәр. Ул элеккечә үк  район үсеше  хакына нәтиҗәле эшләр, балаларга һәм яшьләргә патриотик, әхлакый тәрбия бирүдә катнашыр, дип өметләнүләрен дә белдерделәр.

Быел без  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын һәм Биектау районының 80 еллыгын билгеләп  үтәчәкбез. Любовь Степановна Зотованың олуг юбилееның да шушы чорга туры килүе үзе бер мәгънәгә ия. Чөнки аның язмышы – ил язмышы, туган районы язмышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International