2015 нче елның 15 нче мартында үзенең 60 яшьлек юбилеен Сарман районы ГХАТ бүлеге ветераны Гарипова Светлана Касим кызы билгеләп үтте. Ул 30 елдан артык ГХАТ җитәкчесе булып эшләгән. Аңа профессиональ һәм кешелек сыйфатлары хас. Үз эшен яратып башкарган, кешеләргә ярдәм итәргә омтылган Светлана Касим кызы хезмәтәшләре арасында да хөрмәт казанган.
Юбилее белән котларга район җитәкчелеге, хезмәттәшләре һәм дуслары җыелган иде. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм тормыш иптәше Хәмит абый белән пар канат булып яшәвен телибез.