Балтач районында "Гаилә - гомер бишеге"дип исемләнгән кичә узды

2015 елның 17 марты, сишәмбе

        Гаилә институтын, йолаларын, традицияләрен ныгыту максатыннан Балтач районының һәр авыл җирлегендә гаилә бәйрәмнәре уздырылды.  Март аенда да Нөнәгәр мәдәният йортында «Гаилә-гомер бишеге» дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә  авыл җирлегендэ гомер итүче биш  гаилә катнашты. Бу гаиләләр үзләренең  нәселләрен барладылар, гаилә шәҗәрәләре белән үз гаиләләренең  традицияләре белән таныштырдылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының истәлекләре белэн уртаклаштылар, гаилә ядкәре булып сакланган фронттан килгэн хатлар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International