Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар тапшыру оештырылды.

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Пенсия фонды идарәсе башлыгы  И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 4 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Тәтеш шәһәреннән Замалетдиновлар гаиләсенә кызлары тууы турындагы таныклык, Олы Тархан авылыннан Ленар Койрыковка  улы Ранил туганлыкка туу турындагы таныклыклар тапшырды.

  Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева һәм “Россельхозбанк”  җитәкчесе Н.Г.Рыжова әти-әниләрне әлеге банклар аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.

Районда ел башыннан бирле 39 сабый туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International