Тукай районы ГХАТ бүлеге дәһшәтле сугыш елларын кичеп гаилә корган бәхетле парларны котлауларын дәвам итә. Кнәз авыл җирлегенең Казиле авылында яшәүче Василий дәдәй белән Лизия апа Абрамовлар бергә гомер итүләренең 62 еллыгын билгеләп үттеләр.
Сугыш чоры балалары алар. Ачлыкны да, ялангачлыкны да, ил өстенә килгән ачы кайгыны да күреп, белеп үскән чыдам, нык быун. Алга таба да шулай бергә-бергә күркәм, тату булып, сәламетлектә яшәргә язсын аларга.