Минзәлә районың Гөлек авыл клубында тыл ветераннарына юбилей медале « Бөек Ватан сугышында жиңугә 70 ел» белән буләкләу кичәсе уздырылды. Россия Федерациясе Президенты исеменнән Минзәлә районы башлыгы урынбасары Н.З. Гильфанов медальләрне тапшырды.
Бәйрәмгә барлык тыл ветераннары да чакырылган иде ( авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар юк инде). Бәйрәәм Урыс урта мәктәбе һәм Гөлек башлангыч мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән концерт белән башланды. Барлык Ветераннарны Н.З. Гильфанов һәм Урыс авылы җирлеге башлыгы Ф.М. Маулин котлады. Урыс авылы җирлегендә 56 тыл Ветераны яши. Концерттан соң мул өстәл әзерләнгән иде. Аларнын аерылашасы килмиче, бик озак клуб фойесында сөйләшеп утырдылар. Истәлеккә фотографиягә төштеләр .Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек авыр тормышта яшәуләрен искә алып, яшьлекләрен сагынып сөйләштеләр. Ә инде кемнәр килә алмадылар ,аларга медальне өйләренә барып тапшырдык.
Шулай ук “ Совет гаскәрләрен Афганстаннан чыгаруга 25 ел “ медален Афганстан сугышында катнашкан Нуриев Фэнил Хәнәфи улына тапшырдык.