Гаиләләр белән көчле илебез!

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

13.03.2015 ел Зәй районында Югары Лоҗы мәдәният йортында “Гаиләләр белән көчле илебез” дигән кичә үткәрелде.       Бәйрәмдә яшь һәм күп еллар бергә гомер иткән  үрнәк гаиләләр  катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, уңган хуҗа, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Гаиләдә татулык булса, бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә бу тормышта бик күп нәрсәләргә ирешеп була. Гаилә ул – җылы учак. Шушы учак мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аның янына һәр гаилә әгъзасы теләп җыелсын. Гаиләләребезнең нигезе нык, какшамас булсын. Аны беркем дә, беркайчан да җимермәсен. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Бигеш авылы башлыгы Рашат Саматов гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшарды.Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International