Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Иван Фёдор улы Камаев үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның күкрәген бик күп орден-медальләр бизи.
Фронтка ул 1942 ел азагында киткән. Башта III нче Балтыйк буе фронтында дошманга каршы көрәшкән. Иван Фёдорович минометчы булган. Аннары 415нче элемтәче–телефончылар ротасы отделениесендә хезмәт иткән. Кырык дүртенче елның мартында яралана һәм хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла.
Сугышчан батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Инвалид булуга карамастан, сугыштан соңгы елларда төрле эшләрдә эшли, җитәкче вазифасын башкара. Юбилее көнендә сугыш утларын кичкән ветеранны башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, ветеран оешмалары һәм социаль хезмәт вәкилләре котлады. Иван Фёдоровичка РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырып, исәнлек, тыныч тормыш теләделәр.