2015 нче елның 12 нче мартында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

      Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсенең адвокатура өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү, нотариат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве бүлегенең баш эксперт-белгече – О.А.Мохова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары – Б.Т. Хафизов, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

      Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-       2015 нче елның февраль ае буенча статистик күрсәткечләр (2014 нче елның февраль ае белән чагыштыру);

-       2015 нче елның февраль аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;

-       гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерү;

-       Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;

-       2 экземпляр акт язмасын тикшерү;

-       Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;

-       ГХАТ электрон хезмәтләрен тәкъдим итү;

-       Үлү таныклыкларын вакытында теркәү;

-       Россия Федерациянең башка субъектларында яшәүчеләрнең үлүмен теркәү;

-       1941-1954 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында, Бөтенроссия “Вахта памяти” акциясендә катнашу хакында;

-       Беренче каналның “Горько” телевизион проекты турында;

-       Яңа өйләнешүче парлар арасында үткәрелүче “Первый поцелуй” конкурсы турында;

-       ГХАТ органнарының официаль сайтларында яңалыклар чыгару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International