Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе «Первый Поцелуй/First Kiss» фотоконкурсын игълан итә

2015 елның 13 марты, җомга

Популярлаштыру программасы кысаларында Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе беренче мәртәбә яңа өйләнүшечеләр арасында"Беренче үбешү"/First Kiss" фотоконкурсы игълан итә.

         Конкурс шартлары:

1.     Беренче үбешүнең оригиналь фотосын яңа статуста эшләргә.

2.     Фотоны 2015 елнын 1 мартыннан 31 мартына кадәр #firskisskazan хештэгы белән куярга. Фото романтикалымы, масштаблымы, моңсу, я шаянмы, поп-арт яисә классик стильдәме, көтелмәгән урындамы, кызыклы ракурстамы, кыскасы, һәр яңалык хуплана. Фото кабатланмас, идеяле, мәхәббәт һәм якты хисләр бөркеп тора торган булсын.

3.     Фотоларны Казан шәһәре ГХАТ идарәсе  бите конкурс башланган көннән алып тәмамланганчы ачык булырга тиеш.

4.     Жиңүчеләргә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең истәлекле призлары, туачак балаларны “Казан” гаилә үзәгендә теркәү өчен бүләк сертификатлары биреләчәк  һәм шатлыклы вакыйгаларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International